31 октябрьдә гаиләдәге низагларны һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачылачак.
"Кайнар линия" телефоны буенча белгечләргә ата-аналарның балаларны тәрбияләү бурычларын тиешенчә үтәмәве, шулай ук балалар һәм өлкән яшьтәге гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
"Кайнар линия "телефоны": 8(843) 236-00-71, 236-40-62.
Консультация вакыты: сәгать 9дан 16 сәгатькә кадәр.
Гражданнарга түбәндәгеләр консультацияләр бирәчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле, "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.