Баулы укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган әңгәмә уздырылды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге белгечләре 3нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.

Елена Дәүләтова укучыларны дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге һәм татулык көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, мөһим тарихи вакыйгалар, аларда актив катнашкан кешеләр – К.Минин һәм Д. Пожарский турында сөйләде, тематик викторина үткәрде. Балалар дәүләт символикасы турында белемнәрен ныгыттылар.

Ул шулай ук Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының барлыкка килү тарихы турында сөйләде, республика составы, халыклар һәм аларның традицияләре белән таныштырды.

Әңгәмә ахырында укучылар өчен «Век Татарстана» анимацион мультфильмы күрсәтелде. Балалар зур кызыксыну белән мультфильм карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International