Баулылар игътибарына: "Процент ставкасын субсидияләү" программасы турында

2019 елның 29 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ белән берлектә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү программасын гамәлгә ашыра (алга таба – КУЭ субъектлары), анда Россия кредит оешмаларында алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү каралган.

Субсидия алуга КУЭ субъектлары икътисадый эшчәнлек төрләренең А, С, D, F, J, H, E, M гомумроссия классификаторы бүлекләре, КУЭның экспорт юнәлешле субъектлары, шулай ук сәнәгать паркларының һәм мәйданчыкларының идарәче компанияләре һәм аларның резидентлары нигезендә төп эшчәнлек алып баручы КУЭ субъектлары дәгъва итә ала. Субсидияләрнең максималь суммасы елына 10 млн. сумга кадәр тәшкил итә.

Өстәмә мәгълүматны сылтама буенча барып алырга мөмкин http://bavly.tatarstan.ru/rus/o-programme-subsidirovanie-protsentnoy-stavki.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International