"Җәлил укулары" II Халыкара әдәби конкурсының район этабы истәлекле урында - 6нчы мәктәптәге Муса Җәлил музеенда узды. Конкурста 4 яшьтән 17 яшькәчә 60тан артык бала катнашты.
Бүген Татар Кандызы авылында «Авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын төзү» республика программасы кысаларында төзелгән яңа административ бинаны ачу тантанасы булды.
Россия хөкүмәте «Дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон проектын хуплады.
Начар метеорологик күренешләр: 6 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанда көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.
«Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге белгечләре «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар. Алар социаль учреждениедә яшәүче балалар өчен «Туган илем» дигән патриотик сәгать уздырдылар.
Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү базарындагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
2019 елның 11 ноябрендә Баулыда хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк.
Покровский Урустамак мәдәният йорты «Зардон» удмурт халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Наталья Зәйдуллина) «Йортыбыз - Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреаты булды һәм Татарстанда милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен 400 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Начар метеорологик күренешләр: 5 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил, бозлавык көтелә.