Покровский Урустамак мәдәният йорты «Зардон» удмурт халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Наталья Зәйдуллина) «Йортыбыз - Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреаты булды һәм Татарстанда милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен 400 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Кичә, 4 ноябрьдә, Казанда, М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, "Йортыбыз - Татарстан" фестиваленең гала-концерты булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Гала-концертта бөтен республикадан иҗат коллективлары (фестивальнең зона турларында җиңүчеләр) Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы иң яхшы номерларын тәкъдим иттеләр. Агымдагы елда фестивальнең зона турларында барлыгы 2,5 меңнән артык кеше катнашты.
Фестивальдә катнашкан өч йөздән артык коллектив арасыннан алтысы гына акчалата сертификатлар алды, шул исәптән баулылар да.
"Зардон " – районыбызның данлыклы һәм иң тәҗрибәле коллективларның берсе. Киләсе елда аның оешуына 40 ел тула. 1995 елдан коллектив "халык ансамбле" исемен йөртә. Хәзерге вакытта анда Покровский Урустамак авылының 15 иҗади вәкиле – халык мәдәниятенең чын фанатлары катнаша.
Фәридә Зыярова