Дәүләт кадастр бәясен камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты хупланды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Россия хөкүмәте «Дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон проектын хуплады. 

Закон проекты кадастр бәясе базар бәясеннән артып китүен һәм гражданнарны судта бәяләүчеләр хаталарына дәгъва белдерергә мәҗбүр иткән хәлне булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Төзәтмәләр шулай ук хокук ияләренең элек расланган кадастр бәяләве нәтиҗәләрендә хаталарны төзәтергә мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле механизмнарны формалаштыруга юнәлдерелгән. Проектны кабул итү кадастр бәясен, шул исәптән салым салганда да, куллануның икътисади нигезлелеген күтәрүгә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International