Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлавы

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Кадерле булылар!

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Татарстанда законлылыкның, гражданнарның иреге һәм азатлыгының гаранты булып, моннан 26 ел элек кабул ителгән һәм төбәгебез өчен төп Канун саналган Татарстан Республикасы Конституциясе тора. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Конституциясендә игълан ителгән барлык хокукый идеалларның, әхлакый кыйммәтләрнең, аларга ирешү максатларының һәм механизмнарының вакыт сынауларын лаеклы узганлыгын, үзләренең хаклыгы һәм яшәргә хокуклы икәнлеген раслады дип, зур горурлык белән әйтергә тулы нигез бар.

Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет телим! Бу бәйрәм Татарстанның һәм муниципаль районыбызның алга үсеше, чәчәк атуы хакына барыбызны да бергә тупласын, берләштерсен иде!

Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International