Баулыда "Җәлил укулары" халыкара конкурсының район этабы узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

"Җәлил укулары" II Халыкара әдәби конкурсының район этабы истәлекле урында - 6нчы мәктәптәге Муса Җәлил музеенда узды. Конкурста 4 яшьтән 17 яшькәчә 60тан артык бала катнашты.

Баулыда конкурс Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге һәм мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды.

Конкурс көне ике өлешкә бүленде: балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең чыгышы һәм мәктәп укучылары чыгышлары.

Бәйге башланыр алдыннан балаларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова һәм 6нчы мәктәптә Муса Җәлил музеен булдырган кеше, педагогик хезмәт ветераны, язучы һәм журналист, танылган җәлилче Рафаэль Мостафинаның сеңлесе Светлана Гобәйдуллина сәламләде.

Конкурс “М.Җәлил әсәрен татар телендә башкару”, “М.Җәлил әсәрен рус телендә башкару”, “М.Җәлил дөнья телләрендә”, “Фронтовиклар әсәрен татар телендә башкару” һәм “Яшь җәлилчеләр” номинацияләрендә узды.

Чыгышларны бәяләгәндә, жюри артистлык осталыгына, әсәрне яшь категорияләренә туры китереп сайлап алуга, әсәрнең образлы структурасына үтеп керү тирәнлегенә игътибар итте.

Бәйге җиңүчеләре ноябрь ахырында Бөгелмәдә узачак конкурсның зона этабында безнең район данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International