Баулының "Гаилә" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен патриотик сәгать үткәрелде

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

«Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге белгечләре «Гаилә» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар. Алар социаль учреждениедә яшәүче балалар өчен «Туган илем» дигән патриотик сәгать уздырдылар.

Елена Дәүләтова балаларны «Россия», «Русь» сүзләренең тарихы, Россия дәүләтчелеге нигезләре белән таныштырды. Россия дәүләтчелеге символлары - флаг, герб һәм гимн турында мәгълүмат кызыклы булды.

Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Аларга шулай ук Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.

Патриотик сәгать ахырында балалар өчен «Татарстан гасыры» дигән анимацион мультфильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International