Баулы районында яңа административ бина ачтылар

2019 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татар Кандызы авылында «авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын төзү»республика программасы кысаларында төзелгән яңа административ бинаны ачу тантанасы булды.

Авыл халкын Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм заманча административ бина ачылу белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады.

Объект төзелешенә республика бюджетыннан 4,5 миллион сум, авыл Советының өстәмә керемнәреннән 750 мең сум бүлеп бирелгән.

Бина биш ай эчендә төзелгән. Якты кабинетлар яңа җиһазлар белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International