8 декабрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Камаз» мәдәният сараенда «Без бергә булганда» халыкара конкурс-фестиваленең Гала-концерты узды, анда хореограф Вероника Михайлова җитәкчелегендәге «Lady M» Баулы бию коллективының кече һәм урта төркеме катнашты.
Түләү соңгы срогы: 2019 елның 31 декабре.
31 декабрьдә гадәти эш көне, димәк, түләү срогы 2020 елның гыйнварына күчерелми.
Хөрмәтле гражданнар! 2019 елның 2 декабрендә физик затларның 2018 ел өчен бюджетка милек салымнары (физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымнары) һәм НДФЛ түләү бурычының соңгы срогы чыкты.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
5 декабрьдә Халыкара иреклеләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Баулыда "Без киләчәк яклы" иреклеләр хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык.
Җылылык сезоны башлану сәбәпле, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ газлаштырылган биналарның милекчеләре (арендаторлары, яллаучылар), торак-эксплуатация оешмалары (ЖЭО), торак-төзелеш кооперативлары (ТТК) һәм башка торак милекчеләренең берләшмәләре (ТСЖ) төтен һәм вентиляция каналларының торышын үз вакытында тикшерүне тәэмин итәргә тиеш, дип искәртә.
9 декабрьдә Казан Кремлендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды.
Очрашуның төп темасы Баулы муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру булды.
Бүген, 6 декабрьдә, Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева Коррупциягә каршы марафон кысаларында Баулы шәһәренең 3нче мәктәбе укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде.