Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 7 декабрьдә Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.
Инвалидлар декадасы кысаларында бүген Баулының универсаль залында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тренажерларда ярышлары узды. Анда инвалидлар җәмгыятеннән, сукырлар җәмгыятеннән, «Благо» иҗтимагый оешмасыннан һәм «Я смогу» оешмасыннан тренажерлар комплексында шөгыльләнүче 30дан артык кеше катнашты. Мондый ярышларны үткәрү инициаторы-тренажерлар авторы Марат Ильясов.
Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга, өйдә утырган килеш, Татарстан фермерларының үзләреннән сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеген бирә. Сатып алучы шулай ук продукциягә бәяләрне чагыштыра, уңышлырак тәкъдимнәр эзли, сатып алынган продукция турында, башка сатып алучыларга да ярдәм итәрлек, авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең абруен күтәрерлек итеп яисә башка теләкләр белән, үз фикерен әйтә ала.
Баулыда "Бөтен балалар да могҗизага ышана!" хәйрия акциясе уза.
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булуы, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Куркыныч һәм тискәре метеорологик күренешләр фаразланмый.
Районыбыз өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз.
5 декабрьдән хисап үзәге хезмәтләре алу өчен халыкка яңа адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яңа Ел бүләкләрен сайлаганда сораулары туган баулылар, кайнар линиягә шалтыратып, җавап ала алалар.
Бүген Покров-Урустамак мәдәният йортында "Мудорвай" этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч һәм мәктәпкәчә сыйныф укучылары арасында республика конкурсының район этабы узды.