Бүген, 6 декабрьдә, Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева Коррупциягә каршы марафон кысаларында Баулы шәһәренең 3нче мәктәбе укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрде.
Очрашу темасы "Коррупция" төшенчәсе һәм аңа каршы көрәш алымнары" дип аталды. Альбина Нәҗмиева балаларны коррупциягә каршы торуның төп принциплары һәм механизмнары белән таныштырды.
Әлеге чараның максаты - яшь буында коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру.