Баулы районы башлыгы Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышында катнашты

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә Казан Кремлендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча башлык ярдәмчеләре, иҗтимагый, фәнни, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Баулы муниципаль районында утырышта видеоконференцэлемтә режимында Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, урынбасарлары, «Баулы шәһәре» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе, Баулы муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе һәм Баулы муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе әгъзалары, шәһәр прокуроры, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Комиссия каравына социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен исәпкә алып, коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү, 2018-2020 елларга коррупциягә каршы тору илкүләм планын һәм "2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру" дәүләт программасының үтәлеше турында мәсьәләләр чыгарылды.

Утырыш йомгаклары буенча беркетмә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең тиешле бүлегендә урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International