Бүген Баулы шәһәре үзәк китапханәсендә Баулы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева «Баулы муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Район китапханәләрендә балаларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыру максатыннан үткәрелә торган чаралар турында «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ директоры Лилия Фәхриева сөйләде.
Очрашу "сорау-җавап" форматында узды. Очрашу ахырында тематик документаль фильм күрсәтелде.