Баулыда иң яхшы иреклеләрне хөрмәтләделәр

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

5 декабрьдә Халыкара иреклеләр көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Баулыда "Без киләчәк яклы" иреклеләр хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.

Баулы районы Яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айдар Хәлиуллин балаларны бәйрәм белән котлады һәм әһәмиятле эшчәнлекләрендә  яңа уңышлар теләде. Балаларны шулай ук «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең Баулы бүлекчәсе рәисе Елена Дәүләтова һәм Баулы районының «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте координаторы Артур Гәрәев тәбрикләде.

Иң яхшы иреклеләр  рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.  Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң, татлы ризыклар белән чәй эчү узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International