Хөрмәтле гражданнар! 2019 елның 2 декабрендә физик затларның 2018 ел өчен бюджетка милек салымнары (физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымнары) һәм НДФЛ түләү бурычының соңгы срогы чыкты.
3 декабрьдән башлап салымнар түләмәгән гражданнарга "бурычлы" статусы бирелде.
Бурычны ничек бетереп була?
1. Квитанция алу өчен күп функцияле үзәкләргә (КФҮ) мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Бу очракта КФҮ хезмәткәрләре түләү документын формалаштыралар һәм гражданнарга, бюджет алдындагы бурычны түләү өчен, банкның якындагы учреждениесенә барырга кирәк.
2. Өйдән чыкмыйча гына да бурычны түләп була:
- физик затлар өчен "шәхси кабинет" аша;
- "Уплата налогов, страховых взносов" сервисы аша;
- "Налоги ФЛ" мобиль кушымтасы аша;
- дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша;
Салым инспекциясе искә төшерә: барлыкка килгән бурыч һәм аны түләүдән баш тарту - бурычлыга мәҗбүри түләттерү чараларын куллануга яки суд тәртибендә түләтүгә китерә.