ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Клавдия Горбунова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шушы көннәрдә "Водоканал" МКПда җитәкчесе Айнур Гыймаев сәламәтлеге торышы буенча вазыйфасыннан китте.


20
декабрь, 2019 ел
җомга

25 декабрьдә Октябрь мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була. Әлегә анда төп Яңа ел шәһәрчеген бизәү эшләре бара.

"Яшьләр дөньясы" күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәре Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре җитәкчеләре өчен тренинг-курста катнаша.


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

23 декабрь көнне эшмәкәрләрне Баулы муниципаль районы башлыгы Р.Х. Гатиятуллин белән очрашуга чакыралар.


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

"Ватан" яшьләр үзәге янәшәсендә яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылды.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17нче районара инспекциясе бушлай тематик семинарда катнашырга чакыра.


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

14 декабрьдә Казанда «Бергә биибез» дип исемләнгән IV Бөтенроссия хореография сәнгате конкурс-фестивале узды, анда хореограф Вероника Михайлова җитәкчелегендәге «Lady M» бию коллективының кече һәм урта төркеме катнашты.

16 декабрь көнне Баулыда су бирү вакытлыча туктатылачак.

"Иң яхшы комбайнчы – 2019" республика конкурсында 1464 механизатор катнашты. Конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм иң зур уру мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International