25 декабрьдә Октябрь мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы була. Әлегә анда төп Яңа ел шәһәрчеген бизәү эшләре бара.
Сәхнә янында бензин пычкысы белән Уфа рәссамы Станислав Волков эшли.
Боз плитәләреннән ул "Бәллүр" хәрефләр һәм саннар кисә. Сәхнәнең бер ягында «90 ел» дип язылган язу пәйда булырга тиеш, ул киләсе елда Баулы районына 90 ел тулуын күрсәтә, икенче яктан - «Мин Баулыны яратам» дигән язу булачак.
Автор: Кадрия Гыймазова.
Автор фотосы.