Баулы комбайнчылары бүләкләр алды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

"Иң яхшы комбайнчы – 2019" республика конкурсында 1464 механизатор катнашты. Конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм иң зур уру мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде.

Урып-җыюда иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчыга 35әр мең сум премия бирелде.

Баулы районыннан җиңүчеләр исемлегенә биш комбайнчы керде.

Бүген район башлыгы Рамил Гатиятуллин аларга лаеклы бүләкләр тапшырды. Рәсим Хәбибуллин ("Бәкер" хуҗалыгы) 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде. Сирин Заниев ("Исламгалиевлар"), Радик Исмәгыйлев ("Николашкино"), Рамил Гыймаев ("Берлек"), Сергей Ильдеров ("Николашкино") 35 мең сум күләмендә премия алдылар.

Автор: Кадрия Гыймазова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International