Ветеранны 90 яше тулу белән котладылар

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Клавдия Горбунова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үзенең күркәм юбилеен ул балалары, күп санлы оныклары Һәм оныкчыклары, туганнары белән бергә бәйрәм итте. Юбилярны Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм элекке хезмәттәшләре котлады.

Клавдия Александровна 90 яшендә удмурт халык җырларын матур итеп җырлый, көнкүрештәге барлык эшләрне үзе эшли, көз көне бакчасын да үзе тәртипкә салган.

Гомеренең озынлыгын ул хәрәкәтчән яшәү рәвеше белән бәйли.

– Һәрвакыт хәрәкәт итәргә кирәк, күп эшләргә кирәк, шул чакта сәламәтлек тә нык булачак, – ди ул һәм өстәп куя, - зарядканы көн саен ясарга кирәк.

Ул яшьлек елларына туры килгән Бөек Ватан сугышы чорын күз яшьләре белән искә ала. Авыл мичендә бәрәңге киптерүләре, кичләрен йон эрләүләре, фронтка оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрүләрен яхшы хәтерли.

Район башлыгы Клавдия Александровнага Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды һәм аңа кимендә йөз яшьлек гомер теләде.

Автор: Кадрия Гыймазова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International