Баулы биючеләре Бөтенроссия хореография сәнгате конкурс-фестивалендә беренче урын яуладылар

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

14 декабрьдә Казанда «Бергә биибез» дип исемләнгән IV Бөтенроссия хореография сәнгате конкурс-фестивале узды, анда хореограф Вероника Михайлова җитәкчелегендәге «Lady M» бию коллективының кече һәм урта төркеме катнашты.

«Заманча хореография» номинациясендә (8-10 яшь) «Lady M» бию коллективының кече төркеме биючеләре беренче дәрәҗә дипломант булдылар. «Заманча хореография» номинациясендә (11-14 яшь) урта төркем өченче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International