Баулылы Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре җитәкчеләре өчен тренинг-курста катнаша

2019 елның 20 декабре, җомга

16-20 декабрьдә Казанда Татарстан Республикасының яшьләр үзәкләре җитәкчеләре өчен тренинг-курсның беренче модуле уза. Укуларда Баулы районының «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Радэль Галимуллин да катнаша.

«Нетворкинг», «Яшьләр үзәге концепциясе һәм стандартлары», «Корпоратив мәдәният», «Лидерлык һәм партнерлык» һәм «Шәхси үсеш планы» - биш көнлек тренинг сессиясенең темалары булачак. 

Чара "Корпоратив университет" проектын тормышка ашыру кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International