Баулыда балалар мәйданчыклары артты

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Түбән Баулыдагы яңартылган паркта балалар уен комплексы урнаштырылды. 

Балалар уен комплексын Санкт-Петербургтан алып кайтылган. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров сүзләренә караганда, кайчандыр бу урында хәрби комиссариат булган. Хәрби тематиканы дәвам итеп, самолет формасында уен комплексы ясарга булганнар.

Киләсе елда паркның бөтен периметры буенча коймалар урнаштырырга планлаштыралар.

Автор: Айгөл Хөсәенова.

Автор фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International