Иминиятләштерүчеләр мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминият кертемнәре түли. Кертемнәр күләме, иминият тарифына карап, Россия Социаль фондының территориаль органы тарафыннан билгеләнә.
17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук социаль ярдәмгә мохтаҗ йөкле хатыннарга айлык пособиене исәпләгәндә, гаиләгә ала торган алимент түләүләре исәпкә алына. Әлеге кагыйдәләр “аерылган” статуслы ата-аналар өчен актуаль.
Суд карары яисә боерык буенча алына торган алимент, тиешле документ бирелгән очракта, мөрәҗәгать итүче тарафыннан гаризада күрсәтелгән күләмдә исәпләнә.
Алимент түләтү турында башкару производствосы булган очракта, алиментлар Федераль суд приставлары хезмәте тарафыннан билгеләнгән күләмдә исәпкә алына.
Нотариаль расланган килешү нигезендә түләнә торган алимент документта күрсәтелгән күләмдә исәпләнә. Айлык алимент түләү күләме хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән түбәнрәк булган очраклар искәрмә булып тора:
¼ МРОТ (5 610 сум) бер балага;
1/3 МРОТ (7 480 сум) ике балага;
½ МРОТ (11 220 сум) өч һәм аннан да күбрәк балага.
Әгәр алимент суд аша яисә нотариаль килешү нигезендә, ягъни алимент алучы белән түләүче арасында ирекле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булса, аның күләме мөрәҗәгать итүченең пособиегә язылган гаризасында күрсәтелә, әмма айлык алимент түләве күләме хезмәткә түләүнең билгеләнгән минималь күләменнән кимрәк булмаска тиеш.
Мөрәҗәгать итүче балага карата бердәнбер ата-ана булган очракта, аңа алимент билгеләүне сорап язган гаризада әлеге фактны күрсәтергә кирәк.
«Алиментны исәпкә алуны төгәлләштерү пособиеләрне исәпләү процессын ачыграк һәм үтә күренмәле итәргә мөмкинлек бирә. Гаиләләр түләүләрне билгеләгәндә нәрсәләр исәпкә алыначагын алдан ук бәяли алалар», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Сорауларыгыз калган очракта сез һәрвакыт 8 800 100 0001 телефон номеры буенча (тәүлек әйләнәсе - 24/7, шалтырату бушлай). бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз .
Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.
Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда рәсмиләштерү системасы эшли. Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң, СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә.
“Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле
социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми, электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр, 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай), СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар .
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:
2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән.
Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә бер кешегә айлык керем регионда җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә, мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.
Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена 7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.
"Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан
алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Әгәр сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкка билгесез кешеләрнең үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып шалтырату очраклары артуы турында хәбәр итә. Мондый шалтыратып сөйләшүләр барышында җинаятьчеләр ялган юл белән гражданнарның шәхси мәгълүматларын алырга тырыша.
Әгәр сезгә Социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, пенсия яисә башка социаль түләүләрне кабат исәпләү яки ачыклау сылтавы белән шәхси мәгълүматлар сорасалар - бу мәгълүматларны бирмәгез! Билгесез затларга шәхси мәгълүмат хәбәр итүдән сакланыгыз.
"Миңа үзен Социаль фонд хезмәткәре дип таныштырган Александр янәсе дарулар өчен яңа компенсация түләве барлыгы турында хәбәр итте, паспорт мәгълүматларын һәм банк картасы номерын атарга сорады. Мин телефоннан сөйләшүне туктаттым һәм Социаль фондның Татарстандагы контакт-үзәгенә шалтыраттым. Фонд хезмәткәре миңа Александрның мошенник булуын, паспорт һәм банк картасы мәгълүматларын эйтергә ярамаганлыгын хәбәр итте ", - дип сөйләде Казаннан пенсионер Роза Сатдыйкова.
Билгесез һәм шикле телефон номерларыннан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә дәүләт хезмәтләре пароле, паспорт мәгълүматлары, банк картасы номеры һәм банк картасының ПИН-коды кебек шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез.
Алдан ук кисәтеп куябыз: сезне соңыннан телефон аша СМС-код җибәреп раслау юлы белән кабул итүгә яздыру тәкъдиме - ул мошенниклар схемасы. Социаль фондның клиент хезмәтенә кабул итүгә язылу өчен бары тик фонд сайтындагы рәсми "Алдан язылу" электрон сервисыннан файдаланырга кирәк, анда сез үзегез өчен уңайлы визит вакытын сайлый аласыз.
«Без республика халкын яңа ярдәм чаралары һәм түләүләр турында мәгълүматны Социаль фондның рәсми сайты, клиент хезмәте һәм фонд бүлегенең социаль челтәрләрдәге аккаунтлары кебек тикшерелгән чыганаклардан гына алырга чакырабыз», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Еш кына кырыгалдарлар пенсияләр күчерелә торган банк карталары яки счетларның куллану сроклары чыкканлыгы турында хәбәр итә һәм акчаларны алар тәкъдим иткән яңа счётка күчерүне таләп итә. Шуны истә тотарга кирәк, пенсия акчасын күчерү яисә китерү ысулын бары тик пенсионер үзе Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә шәхси гариза биреп кенә сайлый ала!.
Социаль ярдәм чаралары, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге түләүләре һәм хезмәләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм: ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм социаль челтәрләрендә һәм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр; шалтырату түләүсез).
Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроленә» хәбәр иткән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы кулланучылары бүләк ала ала. Түләүләр күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 29.10.2024 номерлы 365-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 22 400 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Эшмәкәрләр белән әңгәмә - бизнес үсешенең мөһим өлеше
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясенең Бердәм дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү башланды.