"Россия спорты" милли проекты кысаларында Баулыда район мәктәпләре укучылары арасында Кышкы ГТО фестивале узды. 12 мәктәптән 100 дән артык катнашучы көч, чыдамлык һәм чын команда рухы күрсәтеп, аерымлык билгеләре өчен көрәште!
Балалар турникта тартылу, отжимание, чаңгыда узышу, ату һәм башка дисциплиналарда көч сынаштылар. Һәр чыгыш 100 баллы система буенча бәяләнде.
Шәхси һәм команда зачетында җиңүчеләр һәм призерлар:
Шәһәр мәктәпләре арасында:
1 урын - 2 нче мәктәп
2 урын - 6 нчы мәктәп
3 урын - 5 нче мәктәп
Авыл мәктәпләре арасында:
1 урын - Кызылъяр мәктәбе
2 урын - Кырымсарай мәктәбе
3 урын - Исергәп мәктәбе
Җиңүчеләргә бүләкләр «Россия чаңгы юлы» чарасында тапшырылачак!
Барлык катнашучыларга җиңүгә омтылышлары һәм яхшы әзерлекләре өчен рәхмәт белдерәбез!