"Татнефть" компаниясе ветераны Виктор Мельников Казан шәһәрендә узган җиңел атлетика буенча ачык кышкы чемпионаттан яңа спорт бүләкләре алып кайтты.
Виктор Иванович 60, 200 һәм 400 метрга йөгерүдә катнашып, 75-79 яшьлекләр арасында шәхси зачетта өч алтын медаль яулап, югары нәтиҗәләргә иреште.
Әлеге казанышлар нәтиҗәсендә Виктор Мельников Татарстан җыелма командасына кертелде. Бүгенге көндә 77 яшьлек җиңел атлет спорт белән актив шөгыльләнүен дәвам итә, март аенда Тулада ветераннар арасында узачак Россия чемпионатына әзерләнә.