Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25..-26 градуска кадәр төшүе көтелә

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

10 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һава температурасының -25..-26 градуска кадәр җитүе көтелә. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Салкында төп куркыныч факторлар: каты һәм дымлы аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, спиртлы эчемлекләр, шулай ук хәлсезлек һәм артык талчыгу. Суыктан саклану өчен җылы киенергә, баш киемсез һәм шарфсыз урамга чыкмаска, даими хәрәкәттә булырга кирәк.

Көчле салкыннарда ерак сәфәрләргә чыкмасаң яхшырак. Машина механизмнарында проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Еракка йөрүче шоферларга да куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска кирәк: җылы киенергә, җылы киемнәр һәм аяк киеме, кайнар чәй алырга, ягулык запасы да булырга тиеш.

Машина белән барганда узып китүләрне булдырмаска кирәк.

Кинәт тормоз бирүдән сакланырга кирәк: кирәк булганда тукталыш тизлеген әкрен генә киметергә. Тормоз педалына берничә тапкыр басып алырга һәм шуның белән арттан   килгән машина йөртүчесен кисәтә аласыз.

Өшегән вакытта беренче ярдәм:

Әгәр дә   туңсагыз, берничә сәгать җылы бүлмәдә утырыгыз. Өшегән булсагыз, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.

- Дымланган киемне салдырып, туңган кешене   җылы одеялга төрегез. Зыян күргән тән участокларына кагылмаска кирәк!

- Зыян күргән кешенең аяк-кулын 40-42 градуслы җылы   суга батырыгыз һәм тиресе алсу төскә кергәнче тотыгыз. Әгәр дә кешенең йөзе яки колаклары туңса, җылы компрессны йомшак сөлге белән ясагыз.

- Зарарланган җирне чиста әйбер белән урап куегыз. Әгәр дә аяк яки кул бармаклары өшегән булса, инфекция зарарланган тире аша үтмәсен өчен, һәр бармакны төрергә яки бармаклар арасына мамык шарлар куярга кирәк.

- Җылы эчемлекләр эчәргә кирәк. Бу гадәти тән температурасын торгызырга һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International