ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген гимназия күләмендә зур чара булып узды. ГО 83 еллыгына багышланган Бердәм Бөтенроссия ОБЖ дәресе булып узды. ОБЖ укытучысы Салахов Ф.Х. 10, 11 нче сыйныф укучыларына ГО тарихын сөйләде.

27 сентябрь көнне Поповка авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь һәм якташыбыз Бельская Надежда Ивановна белән очрашу узды. Ул туган авылына Воронеж өлкәсенең Яңа Усман районыннан бертуган абыйсы Золотухин Владимир янына кайтты.

Әҗәтләрен түли алмаган гражданнар үзләрен банкрот игълан итә алачаклар.

27 сентябрь көнне Васькино-Туйралы авыл китапханәсе авыл мәдәният йорты белән бергә өлкәннәр көненә багышланган тематик кичә оештырылды.

Чирлисең икән, битлек ки. Бу таләпне үтәмәү­челәрне административ җаваплылыкка тартырга тәкъдим итәләр. Көз җитү белән,  грипп чире тарала башлый.  Бу хакта табиблар гына түгел, депутатлар да борчыла. РФ Дәү­ләт Думасы депутаты Олег Михеев, Россиядә мә­гариф, җә­мәгать транспорты өлкә­сендә санитария-эпиде­мио­логия таләпләрен үзгәр­тергә кирәк, дигән фикердә.

Хәмер кулланган яшүсмерләрне хезмәт ярдәмендә айнытырга кирәк. Россия Иҗтимагый палатасы вәкиле Солтан Хамзаев әлеге ысул ярдәмендә алкогольле эчемлек кулланган үсмерләрне акылга утыртмакчы. Бу көннәрдә ул Россия Дәүләт Думасына шундый эчтәлектәге закон проекты да керткән. Гамәлдәге закон ни­гезендә яшүсмергә хәмер саткан өчен генә җәза каралган.

2015 елның 1 октябрендә Казанның 420000нче почта элемтәсе бүлекчәсендә (Кремль урамы, 8нче йорт) футбол буенча дөнья чемпионатына багышлап чыгарылган почта конверты һәм маркасы тантаналы рәвештә рәсми әйләнешкә кертелү чарасы узачак. 

Алдан өлкәннәр көне Ауропада билгеләп үтә башлаганнар иде, аннары Америкада, 1990 елның азагында – бөтен дөньяда.


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне – акыллылык һәм изгелек бәйрәме белән котлыйм!
30 сентябрь көнне сәгать 17:14 кизү пультына Радужный урамында хосусый мунча януы турында хәбәр килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International