Битлек кимәгән өчен – штраф

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

РФ санитария табибына юллаган хатында ул, белем бирү учреждение­ләре яки транспорт пред­приятиеләре ке­ше­ләрне бит­лекләр белән тәэмин итү­не оештырырга тиеш, дип әйтә. Чирләп кит­кән­нәрен белә торып, битлек кияргә теләмәүчеләрне исә уку йортларына да, транспортка да кертмәскә тәкъ­дим итә. Салкын тигән икән, башкаларга чир йоктырмас өчен, кешене чарасын кү­рер­гә мәҗбүр итәргә кирәк, дигән фикердә ул. Бу та­ләпләргә буйсынмаучыларга җәза да каралган. “Грипп һәм ОРВИ белән еш чир­ләүчеләр – балалар. Мәктәп­ләрдә бу чир­ләр бик тиз тарала. Өлкән сыйныфларда уку программасы авыр, укучылар, дәрес­ләрне калдырмыйбыз дип, чирле килеш йөри. Хезмәт хакын югалтмас өчен өлкән­нәр дә эшкә батырланып йө­ри, “больничный” алмый. Шулай булгач, һич югы битлек киеп йөрсеннәр!” – ди депутат.

 
Хәзерге вакытта битлек кию бары тик даруханәләрдә генә мәҗбүри. Эпидемия вакытында битлек киюне нормага әйләндерү кирәклеген Геннадий Онищенко еш әйтә иде, әмма ул киң кулланышка кереп китмәде. Статистика буенча, рос­сиялеләрнең 82 проценты чирле килеш тә эшкә йөри. Кешеләрнең 64 проценты, табибка күренмичә, үзләре дәвалана.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 143, 30.09.2015/)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International