27 сентябрь көнне Поповка авыл китапханәсендә язучы, шагыйрь һәм якташыбыз Бельская Надежда Ивановна белән очрашу узды. Ул туган авылына Воронеж өлкәсенең Яңа Усман районыннан бертуган абыйсы Золотухин Владимир янына кайтты.
26 сентябрь көнне Надежда Ивановна китапханәгә килеп, үзенең “Ышанам” шигырьләр җыелмасын бүләк итте. Әлеге җыелма 2011 елда чыкты. Бу очрак белән файдалынап китапханә эшчеләре аның иҗатын яратучыларын очрашуга чакырдылар. Алар Бельская Н.И. тормышы һәм иҗады белән таныштылар, ул үзенең шигырьләрен укып китте.