Сатучы бу гамәле өчен 30-50 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш. Балигъ булмаган кешене спиртлы эчемлек кулланырга мәҗбүр иткән өчен 500 сумнан алып 1 мең сумга кадәр штраф каралган. Яшүсмер генә җәзасыз кала. Нәтиҗәдә, ул хәмер куллануны ниндидер тыелган эш дип кабул да итми, ди проект авторы.
“Шуңа күрә хәмер кулланган 12-18 яшьлек балигъ булмаган затларны административ җаваплылыкка тартырга кирәк. Бу очракта җәмәгать эшеннән дә нәтиҗәлерәк җәза юк. Мондый яшүсмерләрне социаль яктан файда китергән эшләргә җәлеп итәргә кирәк”, – ди Хамзаев. Депутат фикеренчә, картлар йортында көн күрүче өлкәннәргә ярдәм иткән, мәктәп, хастаханә бинасын җыештырып җәза үтәгән үсмернең хәмергә үреләсе килү теләге кимер. Әйтергә кирәк, яшьләрне алкогольгә бәйлелектән коткаруга бәйле беренче генә тәкъдим бу. Хәтерләсәгез, 22 сентябрь көнне сенатор Антон Беляков Россия Дәүләт Думасына хәмерне 21 яшьтән генә сата башлауны күздә тоткан закон проекты керткән иде. Бу тәкъдимне Роспотребнадзор идарәсе дә хуплады.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 143, 30.09.2015/)