Россиядә физик шәхесләр банкрот булу турында канунчылык гамәлгә керде. Әҗәтләрен түләргә мөмкинчелеге булмаган гражданнар үзләрен банкрот игълан итә алачаклар.
Кешенең банкрот булуын тану алдыннан аңа әҗәтне реструктуризацияләүен тәкъдим итергә мөмкиннәр. Шулай ук әҗәтле белән кредитор арасында килешү төзергә мөмкиннәр.