Баулыда хосусый мунча янды

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

30 сентябрь көнне сәгать 17:14 кизү пультына Радужный урамында хосусый мунча януы турында хәбәр килде. Янгын 17:35 бетерелде. Шаһитләр сүзе буенча ут көчле җил булганга тиз таралды. Янгын мәйданы 20 квадрат метр. Җәфа чиккәннәр саны юк. Янгынны бетерүгә 15 кеше, 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International