14-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе 1-3 сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышланган экологик дәрес уздырды.
1 апрель көнне Исергәп авыл китапханәсе авыл Мәдәният йорты белән берлектә космонавтика көненә багышланган “Без галактика балалары” исеме астында кичә үткәрде.
Һәр кеше диярлек бала чакта космонавт булырга хыяллана. Чөнки космос – зур таныш түгел галәм, үзенең яктылыгы, сихрыйлыгы белән үзенә тартып тора. Нәкъ менә шуңа күрә космонавтика көне — бар буын халыкның яраткан бәйрәме.
10-нчы апрель көнне Томбарлы авылы китапханә мөдире Әхметжанова Э. балалар китап атналыгын йомгаклап, мәктәп линейкасында чыгыш ясады.
“Автовокзал – “Колокольчик” балалар бакчасы – Автовокзал” маршрутын ачу апрель ахырына планлаштырылган булган.
4-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе Балалар китабы көненә багышлап, Галимҗан Гыйльмановның тууына 60 ел тулу уңаеннан “Китап- күңел кояшы” дип аталган әдәби кичә үткәрде.
25-нче март көнне Салих авыл китапханәчесе Тагирова Л.М. клуб эшчесе Валитова М.М. белән ”Язны сәләмли кошлар”дигән тема буенча “Тамчы- шоу” уены үткәрделәр.
24-нче март көнне, Татар Томбарлы мәдәният каршында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
Баулы ГХАТ бүлегендә бүген 50 нче бала теркәлде. Ул Акмалҗан һәм Зәмзия Юлдошевлар гаиләсендә җиденче булып туган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Билол дигән исем бирделәр.
22-нче март көнне Салих авыл китапханәсендә “Сәламәтлек – иң зур байлык “- дигән темага әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Тагирова Л.М. сәламәтлек турында сөйләде.