Баулы ГХАТ бүлегендә районның 10 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды.
Якташыбыз, җырчы, композитор, баянчы, көрәшче Вил Усманов туган ягы Баулыда концерт куйды.
Баулы шәһәренең түбәнге өлешендәге ике йорт хуҗасына, су белән тәэмин итү системасына законсыз тоташканга, 109ар мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Баулының беренче санлы балалар бакчасында “Дөньяны шигырьләр белән бизик” дип исемләнгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шигырь уку бәйгесе булды. Чарада районның барлык балалар бакчалары да катнашты.
4-нче санлы татар гимназиясендә район күләмендә рәсем сәнгате укытучылары семинары булып узды.
Баулы районы ГХАТ бүлегендә юбилярларны котлау һәм ана капиталы Сертификатларын тапшыруга багышланган тантаналы чара узды.
Баулы районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Быел 45 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм азык культуралары үстерү күздә тотыла.
8-нче март көнне Мортаза авыл китапханәсендә “Алтын куллы әнием!” дигән тематик кичә үткәрелде.
14 март көнне Исергәп авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен Экология елына багышланган “Хайваннар дөньясы: рептилияләр” дип аталган танып белү сәгәте үткәрде.
8-нче март көнне Салих авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Әнием, иң кадерлем син минем”- дигән кичә үткәрелде.