Баулыда 6нчы автобус маршруты йөри башлады

2017 елның 7 апреле, җомга

“Автовокзал – “Колокольчик” балалар бакчасы – Автовокзал” маршрутын ачу апрель ахырына планлаштырылган булган. 

Ләкин район башкарма комитетына бу эшне тизләтергә туры килгән, чөнки 1нче, 2нче, 3нче, 4нче маршрутларга хезмәт күрсәтү тендерын откан пассажирлар йөртүче предприятие рейсларны өзгән. “Хезмәткә дан” газетасына билгеле булганча, әлеге рейсларга хезмәт күрсәтүче “Трансгрупп” автобуслары, ватылу сәбәпле, 31 марттан рейска чыкмаган. Алар төзәтелгәч һәм техник экспертиза узгач, яңадан эшли башлаячак. Әлеге автобуслар рейска чыкканчы Нефтепроводтан укучыларны резерв мәктәп автобусы йөртәчәк.

“Шәйхелисламов” ШЭ белән 6нчы маршрутка хезмәт күрсәтү турында бер айга килешү төзелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International