”Язны сәләмли кошлар”

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

25-нче март көнне Салих авыл китапханәчесе Тагирова Л.М. клуб эшчесе Валитова М.М. белән ”Язны сәләмли кошлар”дигән тема буенча “Тамчы- шоу”  уены үткәрделәр.

Кичәдә “Сандугач” һәм “Сыерчык” командалары  кошлар турында булган белемнәре буенча үзара көч сынаштылар. Уен  биш турдан торды. “Сандугач” 50 бал, ә ”Сыерчык” командасы  57 бал исәбе  белән җиңү яулады.  Кичә ахырында катнашучыларга кечкенә  бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International