Китап атналыгын йомгаклау

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

10-нчы апрель көнне Томбарлы авылы китапханә мөдире Әхметжанова Э. балалар китап атналыгын йомгаклап, мәктәп линейкасында чыгыш ясады.

Ул балалар китап атналыгында үткәрелгән чараларда катнашкан укучыларга, укытучыларга рәхмәтен белдерде, район конкурсында катнашып, диплом алган укучыларны билгеләп үтте. Шулай ук китапханә кысаларында үткән "Иң күп китап укучы", "Китапханәнең тугры дусты", номинацияләрендә җиңгән укучыларга дипломнар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International