ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 17 сабый теркәлде:10-малай һәм 7 кыз. 


30
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Кадерле баулылар! Сезне чын күңелемнән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Соңгы елларда Георгий тасмасы Россияда Бөек Жиңүне искә алу символына әйләнде. 28 апрель көнне Баулы ГХАТ бүлегендә регистрация алдыннан яшь парларны һәм аларның кунакларын кыскача Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы” акциясе белән таныштырдылар.


28
апрель, 2017 ел
җомга

Баулының үзәк “Гали” мәчетендә районның имам-мөхтәсибен сайлау буенча җыелыш үтте.

26 нчы апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн

21-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе укытучыларның регионара киңәшмәсе кысаларында М.Юнысның 90-еллыгына багышлап  “Һич басылмас моң тибрәнә туган як җилкәнендә “ дип исемләнгән әдәби - музыкаль  кичә тәкъдим итте.

26-нчы апрель көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе, татар халкының бөек язучысы Г.Тукайның туган көненә багышлап,  1-нче сыйныф укучылары белән "Туган көнең белән, Тукай! "исемле чара үткәрде.

26- нчы апрель, көнне Исергәп авыл китапханәсе урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Шигърият бәйрәме” үткәрде.


22
апрель, 2017 ел
шимбә

Баулы районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре "Язгы игелек атнасы#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе кысаларында "Экологик уикенд" көнендә шәһәрне санитар чистартуда катнаштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре территорияне кардан чистарттылар.

Баулының беренче санлы мәктәбендә районның барлык мәктәп укучылары катнашында  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай!” дип исемләнгән шигырь бәйгесе булды. Чарада барлыгы 19 чыгышны карап, жюри бәя бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International