10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында әлеге дата уңаеннан бәйрәм концерты узды.
Узган җомгада “Мәскәү-Чиләбе” М-5 автоюлының 1268нче чакрымында авария булган, машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган.
Баулыда көзге ярминкәләр сезоны башланганнан бирле өч ярминкә узды. Алар агропаркта һәр шимбә була.
Баулылар 1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә тиеш.
23 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, районда көнлек савым 39,6 тонна тәшкил итә.
Томбарлы авыл җирлеге республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча бер миллион сумлык грантка ия булган.
Быелгы сезонда Баулы татар халык театры драматург Шәриф Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” пьесасын сәхнәләштерде.
Кадерле абунәчеләр! “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең традицион акциясе старт алды! Төп бүләк – телевизорга бу юлы нәкъ менә сез ия булырга мөмкинсез!
20 октябрьдә пешекчеләр һәм кулинарлар һөнәри бәйрәмнәрен – Пешекче көнен – билгеләп үтте. “Хезмәткә дан” газетасы әлеге “аппетитлы” теманы читләтеп узмады, чөнки баулыларның тормышын тәмлерәк итүче әлеге һөнәр вәкилләре бездә аз түгел.