Зур тизлектә йөрү яхшыга илтми

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Узган җомгада “Мәскәү-Чиләбе” М-5 автоюлының 1268нче чакрымында авария булган, машина йөртүче тән җәрәхәтләре алган.

Машина йөртүче, тизлеген арттырып, идарәне югалткан һәм юл читенә очкан. Автомобиль әйләнгән, машина йөртүче җәрәхәтләнгән. Ашыгыч ярдәм машинасы аны Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә илткән.

 

http://bavly-tat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International