Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, үзләрен МЧС вәкилләре дип таныштырып, 1500-3000 сумлык датчиклар, хәбәр итү җайланмалары урнаштырырга кыстаучы мошенниклар күренә башлаган.
Хөрмәтле баулылылар! Сезне 28 ноябрьдә 17 сәгатьтә “Нефтьче” стадионына ачык бассейн территориясендә шәһәр шугалагын ачу чарасына чакырабыз. Программада: күңелле эстафеталар, яшь фигурачылар һәм хоккейчыларның күрсәтмә чыгышлары.
Бүген, 13 ноябрьдә, Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Начар күрүчеләр белән актив эшне Баулы районында үзәк китапханә алып бара. Биредә инде 19 ел буе “Надежда” клубы эшли. Ул аралашуга һәм күңелле ял итүгә мохтаҗ, уртак проблемалары булган кешеләрне берләштерә.
18 ноябрьдә үзара салым кертү буенча референдум үткәрелә. Үзара салым – өстәмә максатчан салым кертү ул. Аны кертү-кертмәү, шулай ук күпме җыю мәсьәләсен гражданнар референдумнарда хәл итә. Җыелган акчаны нинди максатларга юнәлдерүне дә алар билгели.
“Баулы-информ” мультимедия редакциясе Әниләр көне уңаеннан “Цветочный рай” кибете белән берлектә “Әнием-кадерлем” фотосурәтләр бәйгесен башлап җибәрә.
Баулы шәһәрендәге 4нче гимназиядә “Җәлил укулары” беренче халыкара сәнгатьле укучылар бәйгесенең җирле этабы узды.
“Татарстанның иң яхшы комбайнчысы” республика конкурсының нәтиҗәләре рәсми рәвештә игълан ителде. Конкурс йомгаклары буенча, 490 призлы урын билгеләнгән. Конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе һәм җиңүчеләр исемлеге белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Баулы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Мәскәүдә “Роза ветров” халыкара бәйгесендә катнашып, җиңү белән әйләнеп кайткан.
7 - нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Гөлсинә Галимуллинаның яңа китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.