Шәһәрлеләр ит ярата

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Баулыда көзге ярминкәләр сезоны башланганнан бирле өч ярминкә узды. Алар агропаркта һәр шимбә була.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматына караганда, ярминкәләрдә “Кызылъяр”, “Николашкино”, “Поповка”, “Игенче” җәмгыятьләре, “Миңнуллин”, “Салихов”, “Бәкер”, “Нәбиуллина” крестьян-фермерлык хуҗалыклары аеруча актив катнаша. Мәсәлән, ярминкәләрдә 542 килограмм мөгезле эре терлек ите, 60 килограмм дуңгыз ите, 50 килограмм сарык ите, 17 центнер бәрәңге, 58 центнер бодай, 38 центнер фураж сатылган.

Киләсе ярминкә шимбә көнне булачак, автовокзалдан агропаркка бушлай автобуслар йөри. Башлана 8 сәгатьтә.

 

http://bavly-tat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International