Баулы абунәчеләрен телевизор һәм башка бүләкләр көтә

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Кадерле абунәчеләр! “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең традицион акциясе старт алды! Төп бүләк – телевизорга бу юлы нәкъ менә сез ия булырга мөмкинсез!

Квитанцияләрегезнең күчермәләрен юллагыз һәм бүләкләр уйнатуда катнашыгыз. Бүләкләр – телевизор (32” диагональле), цифрлы фотоаппаратлар, йон одеяллар.

Акциянең төп шарты элеккечә – 2018 елның 30 декабренә кадәр “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең кимендә 3 басмасына 6 айга язылу.

Акциядә катнаша торган басмалар исемлеген һәм шартлар турында тулырак мәгълүматныwww.tatmedia.ru cайтыннан карарга мөмкин.

Акциядә катнашу өчен, абунә квитанцияләре күчермәләрен  “Акция” билгесе белән түбәндәге адреска юллагыз: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 яки podpiska@tatmedia.ru. Контакт телефонын күрсәтү мәҗбүри.

Бүләкләр 2019 елның 15 февралендә уйнатылачак. “ТАТМЕДИА” АҖ басмаларына иң күп бәягә язылган иң актив абунәче дә бүләкләнәчәк.

 Акцияне үткәрү вакыты: 20.10.2018 – 20.03.2019

Акция, бүләкләр саны, аларны алу тәртибе турында тулырак – www.tatmedia.ru сайтында

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International