Баулылар 1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә тиеш.
Баулы районы баш салым инспекторы Валентина Галкина мәгълүматына караганда, бүгенге көндә салым кәгазьләренең 96 проценты юлланган. Салым җыелу 26 процент тәшкил итә, бу 2,3 миллион сум дигән сүз. Транспорт салымы - 29 процент, милек салымы - 29 процент, җир салымы 31 процент түләнгән.
Салымны федераль салым хезмәтенең рәсми сай-тында физик затның шәхси кабинеты аша түләү уңайлы. Хәзер шәхси кабинетка дәүләт хезмәтләре порталы паролен кулланып та кереп була.