"Яңа китап сезне көтә"

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

7 - нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә  Гөлсинә Галимуллинаның яңа китапларын  тәкъдим итү кичәсе узды.

Эльвира Әхмәтҗанова  китап сөючеләргә  танылган авторның  "Ефәк кулъяулык", "Тау җылысы", "Ай күлгә сыенганда" исемле китапларын укырга тәкъдим итте. Баулы үзәк китапханәсендә Г.Галимуллина  белән узган очрашу турында сөйләде, язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Г.Галимуллинаның китапханәдә булган "Карлы миләш елы", "Күгәрчен оя корганда",  "Алтын ачкыч"  кебек  китапларын халык бик яратып укыган иде инде. Укырга җиңел, бай эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек бу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмады.Китап укучылар яңа китапларны да сөенеп кабул иттеләр, үзләренә җан азыгы алып, тизрәк китапны укып чыгу теләге белән өйләренә таралыштылар.

 

bavly-cbs.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International