Баулы районында 140 берәмлеккә якын кар автомобиле теркәлгән. Аларның 100гә якыны – нефть чыгаручы предприятиеләргә, калганнары шәхси кешеләргә теркәлгән.
Баулылы Наҗия Кәлимуллина Мәскәүдә башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Минем иң яхшы дәресем” бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесе финалында призлы урын алган.
Бүген шәһәрнең туган як музеенда инвалидлар ункөнлеге кысаларында гамәли сәнгать күргәзмәсе ачылды.
Инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла. Татар Томбарлы авыл китапханәсе дә бу чаралардан читтә калмады.
27- нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Ягез әле, әниләр" бәйгесе үткәрелде. Чарада яшь әниләр үзләренең балалары белән катнаштылар. Һәр гаилә бер команда булып, төрле биремнәр аша, үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен, уңганлыкларын күрсәттеләр.
28-нче ноябрь көнне, Татар Томбарлы авылы балалар бакчасында зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова "Тылсымлы билгеләр" дип исемләнгән чара үткәрде.
11 декабрьдә, 17 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баулы татар халык театры режиссёры Миргалиян Фәхриевне искә алу кичәсе үткәрелә.
Кышын боз өстендә балык тоту кеше гомере өчен куркыныч тудыра. Шуңа күрә Баулы районында бозда фаҗигаларны булдырмау максатыннан рейдлар уздырыла.
Иртәгә, 8 декабрьдә иртәнге сәгать 7дә Агропаркта авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак.