Баулылар халыкара бәйгедә лауреат исеменә лаек булган

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Баулы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Мәскәүдә “Роза ветров” халыкара бәйгесендә катнашып, җиңү белән әйләнеп кайткан.

Баян сыйныфында белем алучы Денис Мартынов һәм Ансель Латыпов (укытучылары – Ольга Карипова) – II дәрәҗә лауреат, балалайка сыйныфы укучысы Егор Елохин (укытучысы – Марина Епишкина) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылган.

Музыка көллиятендә гитара сыйныфында белем алучы Наташа Иванова (укытучысы – Марина Епишкина) III дәрәҗә лауреат исеменә ирешкән.

Җиңүчеләр сәяхәттә төшкән фотосурәтләрен редакциягә юлладылар.

 

Источник

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International