Хөрмәтле баулылылар! Сезне 28 ноябрьдә 17 сәгатьтә “Нефтьче” стадионына ачык бассейн территориясендә шәһәр шугалагын ачу чарасына чакырабыз. Программада: күңелле эстафеталар, яшь фигурачылар һәм хоккейчыларның күрсәтмә чыгышлары.